Бөек Ватан сугышы ветераннары: Ситдыйков Миргазиз Ситдыйк улы

2023 елның 5 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, урман тармагы ветераны Ситдыйков Миргазиз Ситдыйк улы турында сөйлибез.

Ситдыйков Миргазиз Ситдыйк улы 1925 елның 10 сентябрендә Балык Бистәсе районының Югары Тимерлек авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1942 елда мобилизацияләнә, Саратов шәһәрендә 49-нчы укчы полкында әзерлек курсларын үтә. 1942 елның декабрендә фронтка 153-нче гвардия укчы полкына җибәрелә. Харьков янындагы каты сугышларда ике тапкыр яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат фронтка китә.

Миргазиз Ситдыйков Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнә, юбилей медальләренә лаек була. 1945 елның 21 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы карары белән армия сафларыннан демобилизацияләнә.

1946 елда Миргазиз Ситдыйков Таҗикстанның Ленинабад өлкәсенә китә, шахтада эшли. 1949 елда Татарстанның Мамадыш районына килә, Кама урман сәнәгате хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Бер үк вакытта Калининград өлкәсенең тимер юл техникумында укый.

1950 елда тимер юл төзелешендә катнаша: беренчесен – Пристань-Берсут урманнары буйлап, аннары Шәмәрбаш урман участогына җәя башлыйлар. Ул юллардан вагоннар агач ташыйлар.

1955 елда Миргазиз Ситдыйковны Шәмәрбаш урман әзерләү участогының урман әзерләү һәм эшкәртү буенча өлкән мастеры итеп билгелиләр, анда ул 30 елдан артык эшли.

Хезмәт уңышлары өчен 1976 елда ул «Тугызынчы бишеллык ударнигы» исеменә лаек була, 1977 елда «Социалистик ярышлар җиңүчесе», 1986 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта ветеран Мамадыш районының Дружба авылында туганнары һәм якыннары арасында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International