Бу атнада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янында булдылар. Белгечләр ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләр тапшырганда, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
«Бездә үз вакытында урман тармагында эшләгән 4 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 53 тыл хезмәтчәне бар, – дип сөйләде Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева. – Алар кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә яшиләр, без аларның хәлләрен белем торабыз, кирәк булганда ярдәм итәбез».
«Мөмкинлектән файдаланып, ветераннарыбызга тагын бер тапкыр чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сугыштан соңгы авыр елларда халык хуҗалыгын торгызуга бирелгән көч һәм җиңү өчен – ил хакына сез башкарган хезмәт сезнең алда баш иябез һәм хөрмәт белдерәбез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, шатлык һәм игелек телибез», – дип өстәде Эльмира Шаһаева.