ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул «Кама урманчылыгы» ДКУ, «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. Объектларны тикшергәндә министрны җитәкче-урманчы Альберт Шамилов һәм урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов озатып йөрде.

Килгәч, Равил Кузюров Берсут кишәрлегенең 46 нчы кварталында урнашкан урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады. Аңа быел питомникта 0,61 гектар мәйданда чәчү үткәрелүе турында сөйләделәр. Чыршы, имән, каен, корычагач һәм миләш орлыклары чәчелгән.

Аннары министр Шәмәрбаш кишәрлегенең 38 нче кварталында булдырылган урман культураларының сыйфатын тикшерде. Быел биредә 5 гектар мәйданда имән үсентеләре утыртылган.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәмигулла Миңнеханов һәм Миргазиз Ситдыйков янына барды. Ул аларга бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.

Сәмигулла Миңнеханов 1942 елның 16 мартында фронтка китә. 14 апрельгә кадәр Суслонгерда, Казан янында запас полкта булган, ә бу көнне аларның бер өлешен эшелоннарга төяп Смоленск өлкәсенә озатканнар. Тернопольдән дүрт көн җәяү Смоленскига кадәр барырга туры килгән. Ветеран үз хезмәтен Ломоносов исемендәге 234 нче дивизиядә, автоматчыларның 1340 нчы укчылар полкында генерал-лейтенант Константин Рокоссовский җитәкчелегендә башлый. Авыр Смоленск сугышларыннан соң аларның бер өлешен фаш итәләр һәм Көнбатыш Украинага җибәрәләр, алар Ковель шәһәрен азат итәләр. Сәмигулла Миңнеханов Висла елгасын кичүдә, Польшаны азат итүдә катнаша.

1945 елның 16 мартында алар Германиягә хәрби җитәкче Георгий Жуков җитәкчелегендә барып җитәләр. теттенны алганда Сәмигулла Миңнехановның иң башы яралана. Берлинга кадәр нибары 60 километр гына җитми кала. Җиңү көнен ул Польша Котна шәһәре госпиталендә каршы ала. Аннары Белоруссиягә, Гродно шәһәренә, 30 нчы аерым армия танк полкына озатыла. 1947 елның мартына кадәр шунда хезмәт итә. 1943 һәм 1944 елларда «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Өлкән сержант исемендә 1947 елның апрелендә демобилизацияләнә.

Миргазиз Ситдыйков 1942 елда мобилизацияләнә, Саратов шәһәрендә 49 нчы укчылар полкында әзерлек курсларын үтә. 1942 елның декабрендә фронтка 153-нче гвардия укчылар полкына җибәрелә. Харьков янындагы каты сугышларда ике тапкыр яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат фронтка китә.

Миргазиз Ситдыйков Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнә, юбилей медальләренә лаек була. 1945 елның 21 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы карары белән армия сафларыннан демобилизацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International