Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Анда ул Алексеевск шәһәрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Министр бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җиңү көне белән котлады.
«Җиңү көне – россиялеләрнең барлык буыннары өчен иң мөһим һәм кадерле бәйрәм. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының шанлы һәм фаҗигале сәхифәләрен, Җиңүнең нинди бәягә яуланып алуын искә төшерәбез, – диде Равил Кузюров. – Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Сезнең алда баш иябез һәм күрсәткән батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен тирән рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим».
Чара Алексеевск муниципаль районы иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды, шулай ук «Җиңү таҗы», «Солдатка хат» һ.б. интерактив мәйданчыклар оештырылды.