«Җиргә Бакча Бүләк ит» Бөтенхалык экологик хәрәкәте татарстанлыларны агач утыртуда катнашырга чакыра. Экологик акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кешегә атап, 45 миллион агач утырту.
«Зур казанышлар кечкенә эшләрдән башлана. Агач утырту геройларга үз ихтыяры, батырлыгы һәм ныклыгы өчен иң яхшы рәхмәт булачак. Шулай ук ил буенча агачларны күпләп утырту торак пунктлар тирәсендә «яшел калкан» булдырырга ярдәм итәчәк», – ди чараны оештыручылар.
Күбрәк мәгълүматны әлеге сайтта табып була: http://подари-земле-сад.рф.