ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Елның Россия агачы – 2023» конкурсында Татарстан чыршысына теләктәшлек күрсәт!

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2023» бәйгесе буенча тавыш бирү бара. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше – 136 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.

Тарихи агач дворян Молоствовлар утары янында үсә. Бу утарга сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар һәм танылган галимнәр килә торган булган. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм хәтта Гете белән дә дус булганнар. Ләкин чын легенда булып Озын Аланның соңгы революциягә кадәрге хуҗалары Владимир һәм Елизавета Молоствовларның тормышы тора, алар мирас итеп алган кишәрлекне җирдәге оҗмах кебек эшләргә карар итәләр. Һәм өлешчә алар моны эшлиләр дә.

Быел конкурста барлыгы 69 уникаль агач катнаша. Тавыш бирү агымдагы елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасыннан катнаша торган чыршының бәйге номеры – 26.

«Олы яшьтәге агачлар уникаль биологик үзенчәлекләргә ия булуы өстенә, алар төрле тарихи вакыйгаларның шаһитлары да булып торалар, бу – безнең милли байлыгыбыз, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Барлык татарстанлыларны Татарстан чыршысы өчен теләктәшлек күрсәтеп, аның өчен тавыш бирергә чакырабыз».

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел агачы» конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Конкурста Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булып торган, төрле төбәкләрдә үсә торган табигатьнең гаҗәеп истәлекле булган һәйкәлләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International