Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар турында сүз барды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм 2023 елда урман культуралары эшләрен башкару мәсьәләләре каралды.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 маена Татарстан Республикасы территориясендә 784 термик нокта теркәлгән. «Узган елның шул ук датасына 227 термик нокта теркәлгән, – диде Илгизәр Зарипов. – Урман фонды җирләрендә патрульлек итүне көчәйтергә һәм янгынга каршы планлаштырылган чараларны вакытында үткәрергә кирәк».
Шулай ук министрның беренче урынбасары урман хуҗалыклары директорларына урман культураларын агротехник карау буенча эшләрне башкаруга аерым игътибар бирергә кушты. «Мондый чаралар 12,9 мең гектар мәйданда планлаштырылган, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Урман культураларын саклау һәм аларның үсеше әлеге эшләрнең сыйфатына бәйле».
Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгын мониторинглау, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.