Татарстанлылар #МЫВМЕСТЕ – 2023 премиясендә катнаша ала

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

#МЫВМЕСТЕ – 2023 премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аңа 14 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр, коммерцияле булмаган, хәйрия оешмалары, коммерцияле компанияләр, шулай ук журналистлар һәм медиа өлкәсендәге башка вәкилләр үзләренең социаль проектлары белән кушыла ала.

Катнашучылар җәмәгатьчелек тарафыннан танылу, инициативаны тормышка ашыруга грант, «Сәяхәттән күбрәк» программасыннан Россия буйлап сәяхәт, партнерлардан мәгълүмати ярдәм алачак. Моннан тыш, алар «Машук» белем үзәгендә, «Сенеж» идарә остаханәсендә, «Таврида» арт-кластерыннан креатив индустрияләр университетында белем ала алачак.

Премия «Без бергә» гомумроссия акциясенең һәм «Россия волонтеры» конкурсының дәвамы булып тора. Аны булдыру идеясе беренче тапкыр хәрәкәт волонтерларының Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуында яңгырый.

Чара иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларына ярдәм итүгә, 2030 елга кадәр Россиянең илкүләм үсеш максатларына гражданнарның өлеш кертүен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Конкурс 5 этапка бүленгән. Җиңүчеләрнең исемнәре 2023 елның декабрендә #МЫВМЕСТЕ халыкара гражданлык форумында билгеле булачак.

Премиядә катнашу өчен гаризаны 2023 елның 15 маена кадәр бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүматларны монда җентекләбрәк белергә мөмкин: https://премия.мывместе.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International