Тәтеш урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры Надежда Миронова «Сказка» балалар бакчасында экология турында әңгәмә үткәргән

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» дәүләт учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Надежда Миронова Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында «Экология. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы» темасына әңгәмә уздырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Надежда Миронова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «экология», «экологик куркынычсызлык» төшенчәләре, иң масштаблы экологик проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләгән.

«Безнең планетада төрле ил халыклары яши, күп хайваннар тереклек итә һәм төрле үсемлекләр үсә. Без барыбыз да бер һаваны сулыйбыз, бер суны эчәбез һәм бер-беребезгә бәйле. Кеше – табигатьнең бер өлеше, аннан башка ул яши алмый. Үсемлекләр һәм хайваннар кешегә ризык, кием, яшәү урыны бирә, – дигән ул. – Әгәр кеше үзен дөрес тотмый, суны, һаваны пычрата, үсемлекләрне һәм хайваннарны юк итә икән, тормыш итүе мөмкин булмаячак. Җир чүлгә әйләнмәсен өчен, безне чолгап алган барлык тереклеккә сакчыл карау мөһим».

Әңгәмәдән соң агач утырту буенча акция оештырылган. Надежда Миронова җитәкчелегендә балалар балалар бакчасы территориясендә чыршы үсентеләре утыртканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International