ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә урман корткычлары чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрелә башлаган. Эшләр ТР Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары чикләрендә башкарыла.
«Әлеге урманчылыклардагы участоклар парсыз ефәк күбәләге белән зарарланган, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Урман корткычларын бетерү буенча барлык чаралар 53 мең гектар мәйданда үткәрелер дип көтелә. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарыла. Бу препарат өченче, дүртенче куркыныч классларына карый, ягъни ул кеше өчен дә, бал кортлары өчен дә аз дәрәҗәдә куркыныч.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанның урман тармагы белгечләре эшкәртү урыннарыннан 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куйганнар.
«Препарат аз дәрәҗәдә агулы булса да, билгеләнгән кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары уздырылган урыннарда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү гамәлдә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 4 маендагы 569 номерлы карары белән билгеләнгән. Чикләүләр гамәлдә булган чорда гражданнарның урманда йөрүе, хайваннар көтү, дару үләннәре җыю, умарталыклар урнаштыру тыела».