«Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылганнар. Белгечләр урман тармагы ветераннары Иван Степанов, Николай Суворов, Самат Мортазин һәм Стефан Романов өчен «Наш Черемшан» район газетасына язылу рәсмиләштергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы буенча 2016 елдан бирле үткәрелә – ветераннар, картлар йортлары һәм республиканың башка социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.