Баулы урманчылыгында дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узган

2023 елның 12 мае, җомга

Баулы урманчылыгында дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узган. Укулар барышында урман законнарындагы үз көченә кергән үзгәрешләр, профилактик һәм контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү үзенчәлекләре каралган.

Моннан тыш, мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү кагыйдәләренә, урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә аерым игътибар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International