Татарстанлылар илкүләм экологик премиягә дәгъва кылу конкурсында катнаша ала

2023 елның 12 мае, җомга

«Комсомольская правда» медиатөркеме илкүләм экологик премиягә конкурс үткәрә.

Илкүләм экологик премия компанияләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм фикер лидерларының иң яхшы экологик практикалары, технологияләре һәм проектлары өчен һөнәри бүләк булып тора. Проектның төп бурычлары – әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, экологик технологияләрне, сәнәгать, бизнес, фән, экоактивистларның инициативаларын һәм казанышларын алга сөрү, табигатьне саклау практикаларының иң яхшы үрнәкләрен популярлаштыру.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «ЭкоЛидер, «ЭкоХәрәкәт», «ЭкоИнициатива», «ЭкоПродукт», «ЭкоПредприятие», «ЭкоТехнология» һәм «Без җаваплы».

2023 елның 12 октябренә кадәр сайтта гариза бирергә мөмкин: https://ecopremiya.kp.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International