«Петропавловское» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр мәктәп яны участогында урман питомнигы корганнар

2023 елның 12 мае, җомга

Яңа Чишмә районы «Петропавел Бистәсе урта мәктәбенең «Петропавловское» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар мәктәп яны өйрәнү-сынау кишәрлегендә урман питомнигы төзегәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Укучыларга «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ Ракашев кишәрлегенең участок урманчысы Иван Муханов ярдәм иткән.

«Участок берничә өлешкә бүленгән иде, – дип сөйләде Иван Муханов.  – Аларның берсендә питомникның мәктәп бүлеге булдырылган. Элегрәк без балаларга нарат чәчүлекләрен тапшырган идек. Хәзер алар чәчүлекләрне утыртканнар һәм аларны җентекләп карарга ниятлиләр».

«Калган территориядә укучылар төрле яфраклы һәм ылыслы агачлар үстерәчәк. Егетләр орлык җыя һәм туфракны эшкәртә башладылар инде. Без аларның эшенә күзәтчелек итәчәкбез», – дип өстәде участок урманчысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International