Илгизәр Зарипов: «Без «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашучыларның барысына да республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез»

2023 елның 13 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын массакүләм җыештыру оештырылды. Үзәк мәйданчык булып Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге территориясе торды. Акциядә республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.

«Әлеге мәйданчык биредә урманнарның санитар хәле канәгатьләнерлек булмавы аркасында сайланды. Эшләрнең максаты – урманның санитар торышын яхшырту белән генә чикләнми, ә урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү, халыкның иминлеген тәэмин итүдән дә гыйбарәт, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Быел урман янгыннарына бәйле хәл шактый катлаулы. 13 майга 798 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк».

«Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча акция 45 мәйданчыкта үткәрелә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Без барлык катнашучыларга республикабыз урманнарын саклауда һәм арттыруда ярдәмнәре һәм керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәтле».

Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган иде. Тулаем Татарстан Республикасы буенча 0,5 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 2,5 мең куб.м күләмендә коры-сары һәм аунак агач черү өчен өемнәргә өеп куелган. Акциягә 15 мең кеше кушылды.

Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган, урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер булган кешеләрнең тырышлыкларын берләштерү, төп табигый байлыкка мөнәсәбәт үрнәген күрсәтү.

Традицион рәвештә акция елына ике тапкыр язгы һәм көзге чорларда үткәрелә. Аның даими катнашучылары арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

2023 елда акциянең язгы этабы 17 апрельдә старт алды һәм 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International