2023 елның маеннан июленә кадәр ЭКА хәрәкәте Сочи, Новосибирск һәм Чиләбедә өч күчмә эковолонтер мәктәбен оештыра. Катнашучыларны белем бирү программасы, практика, экскурсияләр һәм мастер-класслар көтә. Чараларга әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://школаэкогероя.рф.
Күчмә мәктәпләр экологик волонтерларга, төбәк экопроектлары җитәкчеләренә, НКО һәм фәнни берләшмәләр, ирекле берләшмәләр вәкилләренә файдалы булачак. Алар мондый темаларны өйрәнәчәкләр:
- шәһәр экология берлеген оештыру һәм үстерү;
- калдыкларны аерым җыю һәм алар белән җаваплы эш итү;
- калдыкларны киметү;
- халыкны экологик агарту.
Новосибирск волонтерлар мәктәбе программасына төбәк табигате үзенчәлекләре аркасында өстәмә темалар кертелгән: урманнарны торгызу, янгыннарны сүндерү, урманнарны төзекләндерү һәм саклау.
Сочида мәктәп – 17-21 майда, Чиләбедә – 8-11 июньдә, Новосибирскида 9-18 июльдә узачак.
Тулырак мәгълүматлар: https://ecamir.ru/press/dvizhenie-eka-provedet-tri-letnie-shkoly-dlya-ekovolonterov/.