«Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй урманчылыгында булганнар

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

«Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй урманчылыгында булганнар. Балалар өчен экскурсияне Кушник кишәрлеге урманчысы Александр Бычков үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урманчылыкның административ бинасын, урман музеен караганнар, урман тармагы белгечләре кулланган коралларны – биеклек үлчәгеч, үлчәү сәнәге, буссоль һ.б. күргәннәр.

Шулай ук очрашу барышында Александр Бычков «Урманны саклагыз» темасына лекция дә үткәргән. Ул балаларга урман янгыннарының төп төрләре һәм сәбәпләре, урманнарны янгыннан саклау эшләре турында сөйләгән.

«Урманда ут белән ваемсыз эш итсәң, бәла-каза килергә мөмкин. Өстәвенә, учаклар гына түгел, ә пыяла рәвешендә калдырылган чүп-чар да куркыныч тудыра, – дип ассызыклаган Александр Бычков.  – Көчле эсседә пыяла үзенчәлекле лупага әверелә, бу исә урман янгыннарына китерергә мөмкин».

Ахырда кишәрлек урманчысы урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җентекләп тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International