Тубырчык һәм чикләвек тулы кәрҗиннәр

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Быел республика урманнарында себер карагае тубырчыгы һәм сапчалы имән чикләвеге бик уңды. Урманчылыкларда шул һәм башка утыртма токымнарның орлыкларын җыю бара. Күп кенә оешмалар инде ылыслы токым орлыкларын җыю буенча еллык планнарын үтәде, тик эшне дәвам итә. Чөнки 1 класслы карагай орлыклары гади шартларда бер елгача саклана, аннары класслыгы төшә, ләкин суыткыч корылмаларда аны арытаба да югалтусыз сакларга мөмкин. Табигатьнең быелгы юмартлыгы аркасында урман үстерүчеләр орлыклар хәзинәсен киләчәк өчен дә туплау, артыгын исә үз оешмалары бюджеты файдасына сату мөмкинлеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International