Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелде

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләр буенча арадаш нәтиҗәләр ясалды. Әйтик, быел Татарстан Республикасында 1523,1 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар үткәрелгән (планның 100%), шул исәптән ясалма урман торгызу – 1413,5 га (100%), урман үрчетү – 105,6 га (100%), катнаш урман торгызу – 4 га (100%).

«2023 елда республикада «Экология» илкүләм проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнар торгызылачак, – дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Эшләрнең калган төре – 2092 гектар мәйданда – табигый урманнарны торгызу. Билгеләнгән кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, чаралар җәйге-көзге чорда башкарылачак».

Аның сүзләренә караганда, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре – «Урман үсемлекләре орлыклары запасы»на һәм «Үстерелгән утырту материалы күләме»нә дә аерым игътибар биреләчәк. Аларның план кыйммәтләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә чәчүлек.

«Питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак, бу – даими су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәшү, минераль ашламалар кертү һәм авырулар һәм корткычларга каршы сиптерү, – дип өстәде Равил Кузюров. – Орлык материалына килгәндә, ел башыннан 662 килограмм нарат, шыршы һәм карагай орлыгы әзерләнгән. Калган күләм агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында җыелачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International