Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты ЛесЕГАИС системасында эшләү буенча вебинар үткәрәчәк

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бу елның 26-27 май көннәрендә «ЛесЕГАИС системасында агач материалы әйләнешен исәпкә алуның баланс моделен формалаштыру. Заманчалаштырылган ЛесЕГАИС системасында эшләү» темасына вебинар узачак. Аны Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты оештыра.

Катнашу өчен урман юнәлешендәге оешмалар, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, юридик затлар, шәхси эшкуарлар, Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, бюджет һәм автоном дәүләт оешмалары вәкилләре чакырыла.

Семинар барышында агачны исәпкә алу, маркалау, ташу, саклау, аның продукциясен эшкәртү, электрон озату документларын рәсмиләштерү һ.б. мәсьәләләр каралачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International