Лубян урман-техник көллияте студентлары Лубян урта мәктәбендә «Урман – безнең байлык» дигән дәрес үткәргәннәр

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Лубян урман-техник көллияте студентлары «Лубян урта мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Урман – безнең байлык» дигән дәрес үткәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында студентлар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләп, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрткәннәр.

Дәрес азагында экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.

«Без экологик дәресләр сериясен дәвам иттерәбез. Мондый дәресләр интерактив формада үткәрелә – балалар сорауларга җавап бирә, экологик уеннарда катнаша, ребусларны һәм табышмакларны чишә, – дип сөйләде көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Максат – экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International