Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар урман питомнигында сезонлы эшләрне башкарганнар. Әйтик, шушы көннәрдә балалар Европа чыршысы һәм гади чыршы орлыкларын чәчеп, бер һәм ике еллык чәчүлекләрне карап чыкканнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Укучыларга «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков һәм урманнан файдалану буенча инженер Ландыш Вахитова ярдәм иткән.
«Лесовичок» питомнигы 2020 елда ачылды, – дип сөйләде Николай Кваков. – Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үзләре орлык әзерли, аны чәчәләр һәм чәчүлекләрне карыйлар. Балалар уңышлы гына беренче чыршы һәм имән үсентеләрен үстерделәр инде. Чәчүлекләрнең бер өлеше сатылды, бер өлеше Чирмешән авылы территориясендә утыртылды».
«Урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре укучыларның эшчәнлегенә күзәтчелек итә, киңәшләре белән ярдәм итә, – дип өстәде ул. – Гомумән, урман культурасы эшенең нигезләрен практик эшчәнлек аша гына иң нәтиҗәле белеп була, дип ышанам. Балалар «яшел байлык»ның киләчәге питомниктан башлангыч алуын аңлыйлар. Чөнки утырту материалының нинди булып үстерелүе күп очракта булдырыла торган урман культураларының нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына бәйле».