Татарстан Республикасында 2023 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган. 2023 елда «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу гамәлгә ашырылачак.
Шул ук вакытта Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелде. Әйтик, 2508,1 гектар мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 22,3 гектарда – урман питомникларында орлык чәчү эшләре.
«Чыршы, нарат, карагай, имән, каен һәм корычагач орлыклары чәчелде, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Утырту материалы җитештерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Җәйге чорда питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак – чүп утау, туфракны йомшарту, үсентеләрне сирәкләү, аларга су сибү һәм тукландыру чаралары гамәлгә ашырылачак».
Җәйге һәм көзге чорда республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2023 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.