Зеленодольскта «Порт» яшьләр үзәге базасында чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

«Порт» яшьләр үзәге базасында Зеленодольск шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган. Чара «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ тарафыннан «ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ белән берлектә оештырылган.

Очрашу барышында укытучы Гөлнур Гаянова укучыларга Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары, 2022 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2023 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Шулай ук балалар Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә эшкә урнашу һәм стажировка узу мөмкинлекләре, урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары турында да белгәннәр.

Очрашуда А.С.Пушкин исемендәге 9 номерлы лицей, 16 номерлы урта мәктәп, Советлар Союзы Герое В.Х.Хаҗиев исемендәге 7 нче урта мәктәп һәм Советлар Союзы Герое Н.Н.Алтынов исемендәге 15 нче урта мәктәп укучылары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International