«Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә «Урманнны янгыннан саклагыз» дигән рәсем конкурсына йомгак ясалган. Конкурс «Утны туктат!» янгынга каршы федераль кампания кысаларында оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
«Урманнарны янгыннан саклагыз» рәсемнәр конкурсы 2023 елның 17 апреленнән 15 маена кадәр үткәрелгән. Максат – урман янгыннарын профилактикалау, халыкка коры үләнне үз белдеге белән яндыру нәтиҗәсендә китерелгән зыян турында хәбәр итү, шулай ук балаларда табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-8 яшьлекләр категориясендә беренче урынны – Егор Трофимов (8 яшь), икенче урынны – Варвара Вакатова (7 яшь), өченче урынны Алия Нуртдинова (8 яшь) яулаган.
9-13 яшьлекләр категориясендә беренче урынга – Аилинә Садыйкова (11 яшь), икенче урынга – Диана Вахитова (12 яшь), өченче урынга Гөлназ Галимова (13 яшь) лаек булган.
14-17 яшьлекләр категориясендә җиңүче – Лилия Вәлиәхмәтова (16 яшь), икенче урында – Кристина Золотухина (15 яшь), өченчедә – Айнур Искәндәров (14 яшь) һәм Азалия Фаздуллина (14 яшь).
Шулай ук Бөгелмә урманчылыгы белгечләре Ютазы районының «Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Агенты 01» яшь янгын сүндерүчеләр отрядын да актив катнашулары өчен диплом белән билгеләп үтәргә карар кылганнар.