Кичә, 17 майда, Лубян авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ булганнар. Чара үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча башкарыла торган эш кысаларында оештырылган.
Экскурсия барышында балалар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, урман тармагы һөнәрләре, шулай ук Лубян урман-техник көллиятенең тарихы турында белгәннәр. Моннан тыш, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уку аудиторияләрен, китапханә, музей, уку остаханәләрен һәм көллиятнең башка биналарын да күргәннәр.
Очрашу ахырында көллият укытучылары балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр.