Аксубай бистәсендә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган «Уяну» экологик фестивале үткәрелгән.
Форум эшендә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Андрей Ильмухин, ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов һ.б. катнашкан.
Бәйрәмне районның иҗат коллективлары катнашында бай концерт-күңел ачу программасы алып барган. Чүп материалынан «ЭкоШик» костюмнарыннан дефиле катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уяткан. Шулай ук төрле экологик мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар оештырылган.
«Уяну» экологик фестивале халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстан Республикасы флорасын һәм фаунасын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелгән. Бәйрәмне оештыручы – Аксубай бистәсенең үзәкләштерелгән китапханә системасы.