Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 20-29 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычлыгының IV классы сакланачак, көнчыгыш районнарда урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычлыгының V классы көтелә.
Хәзерге вакытта республикада янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да уздырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарны урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.