Бүген Казанда «Казан Экспо» ХКҮ базасында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы – Россия Федерациясенең һәм ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеген оештыру өчен төп мәйданчык үз эшен дәвам иттерде. Форумның максаты – Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
Төп чараларның берсе «Ышаныч икътисады: Россия Федерациясе һәм ИХО илләре партнерлыгы» темасына багышланган пленар утырыш булды.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО илләре, Россия субъектлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары делегацияләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкара аренадагы кардиналь үзгәрешләр һәм илебез өчен зур кыенлыклар фонында ислам дөньясы белән элемтәләр аерым әһәмияткә ия.
Мөселман дәүләтләре белән күпкырлы хезмәттәшлекне үстерүдә В.В. Путинның шәхси инициативасы зур роль уйнады, ул 20 ел элек, Россия дәүләте башлыкларының беренчесе Ислам Конференциясе Оешмасы (ИКО) утырышында булып, берничә тарихи белдерү ясады. Ул Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең стратегик перспективалары турында; шулай ук Россиянең ИКО әгъзасы булу нияте турында сөйләде.
Бүген Россия ИХО каршында күзәтүче булып тора, ә оешма үзе ислам дөньясының иң мөһим дәүләтара институты булып тора.
«Россия Федерациясе һәм мөселман илләренең позициясе бүген дөнья үсешенең күп кенә мәсьәләләре буенча туры килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең хезмәттәшлек мәдәниятләр һәм кыйммәт ориентирлары күптөрлелеге белән дөньяда тәртип урнаштыруда зур роль уйный. Үзара хезмәттәшлекнең иң мөһим өлеше – сәүдә-икътисадый һәм инвестиция юнәлеше. Ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлеше булып тора. Ел саен аның халыкара сәүдәдә булган авырлыгы арта бара».
Исегезгә төшерәбез, «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының төп темасы «Ышанычлы мөнәсәбәт һәм үзара хөрмәт шартларында Россия Федерациясе һәм ИХО илләренең партнерлыгы» булды.
Форум кысаларында халыкара хезмәттәшлек; ислам финанслары; хәләл индустриясе; технологияләр; инновацияләр; инвестицияләр; сәнәгать; тотрыклы үсеш; хатын-кыз карашы; логистика кебек актуаль темаларга 150дән артык чара оештырылды.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды