Зәй урманчылыгының участок урманчысы Илсур Мөбарәкшин «Зәй 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

«Зәй урманчылыгы» ДКУ Зәй кишәрлеге урманчысы Илсур Мөбарәкшин Зәй муниципаль районының 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Анда ул 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары өчен «Урманны янгыннан саклагыз!» темасына дәрес уздырган. Чара «Утны туктат!» янгынга каршы федераль кампания кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында Илсур Мөбарәкшин укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.

Очрашу ахырында «Урманнарда янгын булганда эш итү» һәм «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына белешмәлекләр таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International