Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. Шулай итеп, акция башланганнан бирле Чирмешән урманчылыгы территориясендә урманнарга килүче гражданнар өчен 10 ял итү урыны ремонтланган. Шунысы мөһим, мондый эшләрне оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Шулай ук янгынга каршы һәм урманны саклау тематикасына аншлаглар һәм мәгълүмати щитлар да ремонтланды, – дип сөйләде Чирмешән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Хәзерге вакытта «аварияле» һәм корыган агачларны җыештыру, квартал баганаларын яңарту, гражданнарның ял итү урыннарында үлән чабу һәм чүп чыгару эшләре алып барыла».
«Гомумән алганда, акция кысаларында урман фондыннан 2,8 кубометр чүп-чар җыеп чыгарылды, 20 кубометрдан артык коры-сары һәм аунак агач күчләргә өеп куелды», – дип өстәде Николай Кваков.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 17 апрельдә башланды һәм 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция ТРның барлык муниципаль районнарында уза.