Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, анда башкарма хакимият органнары һәм оешмалар вәкилләре, республика муниципаль районнарындагы комиссияләрнең рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Идел-Кама каскады сусаклагычлары эшенә бәйле мәсьәләләр каралды.
Утырышта докладлар белән «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде. «Быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылды, – дип искәртте ул. – Бүгенге көндә 830 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк».
Моннан тыш, җир өсте һәм авиация мониторингы нәтиҗәләре буенча, шулай ук «Термик нокталар» мобиль кушымтасы ярдәмендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм башка категориядәге җирләрдә коры үлән үсемлекләре, урылган җирләрдә һәм урып-җыю калдыклары булган урыннарда 691 янып китү очраклары теркәлгән. Иң күп янып китү очраклары Түбән Кама (138), Мөслим (38) һәм Чистай (35) муниципаль районнарында теркәлгән.
«Аномаль эссе һава торышы тора. Урманнарда янгын куркынычлыгының югары классын исәпкә алып, 22 майдан республикада гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнде», – дип өстәде министр.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да уздырыла.
«Ел башыннан барлыгы 82 сәгать 10 минут дәвамлылыгында 14 авиапатруль үткәрелде, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Урманнарны җир өслегеннән патрульләү маршрутлары саны 239 берәмлек тәшкил итә, маршрутларның озынлыгы – 13 мең километрдан артык. Бүгенге көндә 8,3 мең тапкыр патрульлек башкарылган».