«ЭкоЛидер мәктәбе»ндә катнашу өчен теркәлү узарга мөмкин

2023 елның 23 мае, сишәмбе

«ЭкоЛидер мәктәбе»ндә катнашу өчен теркәлү узарга мөмкин. Проектны оештыручы – В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд.

Проектның максаты – югары сыйныф укучыларына үз экологик проектларын булдыруда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү.

«ЭКОлидер мәктәбе»ндә экология темасы белән кызыксына торган, лидерлык сыйфатларына, экологик эшчәнлек тәҗрибәсенә һәм үз экологик проектларын эшләүгә ия булган 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.

Катнашу өчен 2023 елның 10 июленә кадәр әлеге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSeAAdwYSdBeFuQ0Ou50pfjGmos-mC9bAl2Lp9dXQd8DR52CZw/viewform.

Проектның теоретик этабы онлайн режимда 1-31 август көннәрендә узачак. Ахырда катнашучылар йомгаклау биремен үтәячәк, аның нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк.

«ЭкоЛидер мәктәбе»нең гамәли этабы сентябрь-октябрь айларында «Ойкумен» белем бирү-фәнни үзәге (Камчатка бистәсе) базасында оештырылачак.

Проект турында тулырак мәгълүматларны монда белергә мөмкин: http://vernadsky.ru/novosti/eco-leader/2023/otkryta-registraciya-na-uchastie-v-iii-shkole-ekolider.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International