«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган ТР Урманны саклау үзәге белгечләре Зеленодольск муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән «Яшел лабиринт» экологик квест-уенында катнашканнар. Чара «Иҗат үзәге» ӨБ МББУ базасында узган.
Чара барышында филиал директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм «Татар урман орлыгы станциясе» бүлеге инженеры Ирина Першакова укучыларга Татарстанның урман фонды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр.
Моннан тыш, квест-уен кысаларында оешма белгечләре тарафыннан «Урман орлыкчылыгы» танып-белү станциясе оештырылган, анда балалар урман үсемлекләре орлыклары һәм гербарийлар буенча республика урманнары өчен хас булган агач токымнарын ачыклаганнар.