Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучыларны бүләкләгәннәр

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Чарада «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нияз Сәлахов катнашкан.

Җыелыш барышында берләшмәнең 2022-2023 уку елындагы эш нәтиҗәләре тикшерелгән.

Соңыннан «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгының яхшы тәрбияләнүчеләрен бүләкләү булган. Укучылар табигатьне саклау акцияләрендә, район һәм республика конкурсларында актив катнашкан өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

«Халыкны экологик агарту буенча алып барылган эшләре өчен барыгызга да рәхмәт. Сез әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологияне яхшыртуга зур өлеш кертәсез», – дип билгеләп үткән Нияз Сәлахов.

Моннан тыш, берләшмәнең җитәкчесе һәм кураторы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирая Гайнанова һәм педагог-оештыручы Эльмира Лотфуллина да билгеләп үтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International