Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре арасында «Утсыз урман» листовкалары конкурсын үткәргәннәр. Конкурс «Утны туктат!» янгынга каршы федераль кампания кысаларында оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
«Утсыз урман» листовкалар конкурсы 2023 елның 1-22 маенда уздырылган. Конкурска барлыгы 60 артык эш килгән булган.
Конкурста җиңүчеләр «Болгар урманчылыгы» ДКУның мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Бүләкләрне Никольск кишәрлеге урманчылыгы урманчысы Мөнир Иксанов тапшырган.
« Иң активлар булып Бураков мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре чыкты. Үз эшләрен 20 кеше җибәргән иде, – дип сөйләде Мөнир Иксанов. – Конкурс табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатларында үткәрелде. Мондый эш киләчәктә дә дәвам итәчәк».