ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган. Урман биләмәләрен җыештыру Лубян урманчылыгы территориясендә Лубян авылы янында оештырылган. Акциядә 80 кеше – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары һәм «Лубян урта мәктәбе» МБМУ укучылары катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Чара ярыш форматында узган. Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан барлыгы 20 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Лубян урта мәктәбе» МБМУ командасы алган. Икенче урында – 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы, өченчедә – көллиятнең 12 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы. «Зирәклек өчен» номинациясендә – 13 нче бакча-парк төркеме җыелма командасы, «Артефакт» номинациясендә 22 нче урман хуҗалыгы төркеме билгеләп үтелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 17 апрельдә башланды һәм 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция ТРның барлык муниципаль районнарында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International