Республиканың Саба районында районара мәктәп урманчылыклары слеты узды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә районара мәктәп урманчылыклары слеты узды. Анда 25 берләшмәдән 87 кеше катнашты.

Конкурс шартларына ярашлы рәвештә, анда катнашучылар «Ботаника һәм дендрология», «Урманнарны торгызу һәм үстерү», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Геодезия», «Таксация», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Урман янгыннарын сүндерү» юнәлешләре буенча берничә практик биремне үтәделәр. Укучылар Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булган. Икенче урын – «Тотора» берләшмәсенә, өченче урын «Урманкай»га бирелде.

Ябылу тантанасында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һ.б. котладылар.

Үз чыгышында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелүе турында ассызыклады. «Мондый берләшмәләр укучыларга экологик белем бирүнең, урманга сакчыл караш тәрбияләүнең, шулай ук үсеп килүче буынга урман һәм урман-парк хуҗалыгы өлкәсендә һөнәри белем һәм тәҗрибә алуның нәтиҗәле формаларының берсе булып тора. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 130 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 1,9 меңнән артык кешене берләштерә, – диде ул. – Мөмкинлектән файдаланып, берләшмә җитәкчеләренә һәм остазларына башкарган эшләре, сезнең профессиональлегегез, җаваплылыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә».

«Мәктәп урманчылыклары газиз республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга зур өлеш кертә. Сез – Татарстан урманчыларының алыштыргысыз ярдәмчеләре, республика шәһәрләрендә һәм авылларында агачлар һәм куаклар утыртасыз, урман биләмәләрен һәм чишмәләрне чистарту акцияләрендә катнашасыз, сыерчык оялары ясап, элеп куясыз, урманга һәм андагы тереклек ияләренә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалыйсыз, – дип өстәде Илгизәр Зарипов.  – Слет һәркем өчен якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе булды, дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International