Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Акция Лесхоз бистәсендә Лесхоз урта мәктәбе территориясендә узган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Акциянең төп катнашучылары 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар булган. Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы белгече Инсаф Сабирҗанов балаларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлап, истәлекле агачлар утыртырга ярдәм иткән.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 18 туя үсентесе утыртылган.
«Хәтер бакчасы» – искиткеч акция. Бу – Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләү өчен менә дигән мөмкинлек, – ди Инсаф Сабирҗанов. – Шулай ук, «Мин хәтерлим, мин горурланам» дип әйтүнең тагын бер ысулы да. Агачлар утыртып, яшь буын вәкилләре аларның батырлыкларын искә төшерәләр, туган як табигатенә сакчыл карарга өйрәнәләр».
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе быелның 18 мартында башланып китте. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.