ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең балалары «Мин үз Ватаным белән горурланам!» балалар өчен республика конкурсында катнаштылар

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

«Мин үз Ватаным белән горурланам!» республика балалар рәсем конкурсына йомгак ясалган. Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.

Әлеге конкурс 2 этапта уздырылды: март-апрель айларында сайлап алу (беренчел һөнәри берлек оешмаларында) һәм төп (финал). Анда һөнәри берлек әгъзалары булып торган дәүләт граждан хезмәткәрләренең 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары катнашты. Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителде: «Хәтер юллары буенча», «Минем төбәгем», «Минем гаиләм» һәм «Кем булырга?».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының беренчел һөнәри берлек оешмасы үткәргән конкурсның сайлап алу этабына Министрлык хезмәткәрләренең балаларыннан 8 эш килгән. Аларның иң яхшылары һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасына җибәрелгән.

Бүген конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре балалары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International