Бүген Санкт-Петербург шәһәрендәге Таврия сараенда Х Нева халыкара экологик конгрессы башланып китте. Форум эшендә закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия һәм халыкара экологик оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, эшлекле даирәләр, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Конгрессны Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов һәм Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин ачты.
«Алдагы ике көндә без бер генә тема буенча сөйләшәчәкбез һәм фикер алышачакбыз - «Экология: өстенлек түгел ул, ә хокук». Һәм бу хокукка без бары тик бергә, хакимиятнең барлык тармакларының тырышлыкларын берләштереп кенә ирешә алабыз. Нева конгрессы моны ачык итеп раслый: закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятләр – бер мәйданчыкта, бер экологик дулкында», – дип билгеләп үтте Александр Козлов.
Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин чараның гамәли юнәлешлелегенең мөһимлеген ассызыклады.
Нева конгрессының идеяләре һәм тәкъдимнәре гамәлдәге законнарны камилләштерү һәм модель законнарын эшләү эшендә мөмкин булган ориентир булачак йомгаклау резолюциясе нигезенә салына. Йомгаклау резолюциясенә үз тәкъдимнәрен һәр катнашучы конгрессның эш программасының 15 «түгәрәк өстәле» кысаларында тапшыра яки оештыру комитеты адресына җибәрә ала», – диде ул.
Бүген узган чараларның берсе – «Экология һәм табигый ресурслар» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы. Анда төбәкләрнең иң яхшы экологик практикалары, «Экология» илкүләм проектының аралык нәтиҗәләре һәм алдагы ике елга бурычлары каралды.
Утырышта Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов федераль ярдәм аша төбәкләрдә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. «Ел саен әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга һәм саклауга ким дигәндә йөз миллиард сум акча тотыла. Финанслауның күп өлеше – 65% диярлек, турыдан-туры төбәкләргә бара», – дип хәбәр итте ул.
Аерым алганда, «Чиста ил» федераль проекты 67 субъектта гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 58 чүплек һәм 74 куркыныч объект юкка чыгарылган инде.
Аның сүзләренчә, 2024 елдан соң куркыныч объектларны бетерү «Генераль өмә» федераль проекты буенча дәвам итәчәк. Аның кысаларында баткан кораблар утильләштереләчәк һәм ташландык нефть скважиналары консервацияләнәчәк.
Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Глеб Никитин төбәкнең илдә беренчеләрдән булып «Чиста ил» проектын гамәлгә ашыра башлаганын сөйләде.
«Аның ярдәмендә безнең төбәк территориясендә 200 гектардан артык җир чистартылачак һәм хуҗалык әйләнешенә җәлеп ителәчәк. Җирләрне хуҗалык әйләнешенә кайтару безгә коры күмү һәм калдыкларны утильләштерү ысулы белән сепарация юлы аша чүплекләрне рекультивацияләү буенча техник чишелешләрне куллану мөмкинлеген бирә. Аларны эшкәртү һәм утильләштерү нәтиҗәсендә эш башкару участогына материал – грунт-рекультивант кайтарыла, ә бу исә – калдыкларның гомуми күләменең 80% тирәсе», – дип хәбәр итте Глеб Никитин.
Шулай ук форум кысаларында «Климат: гасырның яңа чакырулары», «Цифрга күчү: экологияне һәм ИТ ничек дуслаштырырга?», «Су – киләчәкнең төп ресурсы», «Экология туризмы: торышы һәм перспективалары», «Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә илкүләм стратегияләр һәм өстенлекләр», «Урман – планетаның үпкәләре», «Кеше һәм планета: үзара ярашырлармы икән?» һ.б. темаларга түгәрәк өстәл утырышлары оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Нева халыкара экология конгрессы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Чараның бурычлары арасында – табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү, дәүләт хакимияте органнары, эшлекле даирәләр, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, БДБ илләренең иҗтимагый оешмалары вәкилләре арасында диалог һәм тәҗрибә алмашуны үстерү.
Конгрессның төп чарасы – 26 майда узачак пленар сессия. Анда Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов һ.б. чыгыш ясаячак.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды