ТР Урманны саклау үзәге белгечләре урманнарны яңадан торгызганда урман утыртмаларының сыйфат һәм сан характеристикаларын бәяләү эшенә керешкәннәр

2023 елның 26 мае, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы –  Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан үрчеткәндә урман утыртмаларының сыйфат һәм сан характеристикаларын бәяләү буенча эшкә керешкәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшерүләрне үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлары һәм бурычларына туры килә.

Май аенда учреждение белгечләре тарафыннан Саба урманчылыгының урман фонды территориясендәге 5 участок тикшерелгән. Эш объектлары булып 2020-2021 елларда урманнар урнашкан җирләргә караган участоклар тора.

«Әлеге участокларда ясалма урман торгызу эшләре үткәрелде, аларның гомуми мәйданы 31,4 гектар тәшкил итте, – дип сөйләде «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы террасалау юлы белән текә битләүләрдә урман утыртуны уңышлы үзләштергән учреждениеләрнең берсе».

«Участокларның урманнарны торгызу кагыйдәләре критерийларына һәм таләпләренә туры килүен билгеләү өчен, сынау мәйданнары булдырылды, аларда 1 гектарга агачлар саны, запас, тулылык, агачларның уртача биеклеге һәм уртача диаметры билгеләнде, – дип өстәде Венера Ефременкова.  – Участокларда географик координаталарны фиксацияләп, фотога төшерү эшләре үткәрелде. Тикшерелгән участокларның хәле яхшы дип бәяләнә. Хәзерге вакытта кыр материалларына карата камераль эшкәртү чаралары үткәрелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International