Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.
Утырыш барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру мәсьәләләре каралды.