ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру юнәлешләре турында фикер алыштылар

2023 елның 26 мае, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре һ.б. катнашты.

Чарада докладлар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова һәм ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре  идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Равия Шрша чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2022 елда коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре, коррупциянең торышы һәм узган елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының эше, коррупция фактлары, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза мәсьәләләре турында мәгълүмат булган гражданнар мөрәҗәгатьләре һ.б. турында сөйләде.

Равия Шрша коррупциягә каршы законнарны үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә юл куймау мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International