Лаеш урманчылыгының участок урманчысы район киңәшмәсендә урман янгыннары турында доклад белән чыгыш ясады

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ Питрәч кишәрлеге урманчысы Булат Галимуллин Питрәч муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул урман янгыннарына бәйле шартлар, гражданнарның урманнарда булуларын чикләү режимы, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.

«Татарстан Республикасында урман янгыннарына бәйле хәлләр катлаулы. Бүгенге көндә 855 термик нокта, 718 янып китү очрагы теркәлгән, – дип хәбәр итте Булат Галимуллин. – Урманнарда янгын куркынычлыгының югары классына бәйле рәвештә гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 22 майдан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән».

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

«Урман янгыннарының 90% артык өлеше кеше гаебе белән килеп чыга, – дип искәртте участок урманчысы. – Урманнарда янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу, сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау, очкын чыгаручы төзек булмаган транспортны куллану катгый тыела».

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, дип нәтиҗә ясады Булат Галимуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International