Лубян урман-техник көллияте студенты Назиф Фәсхетдинов «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының төбәк этабында җиңүче булган

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Узган атна азагында «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VIII Илкүләм чемпионатының төбәк сайлап алу этабы узган. Аның шартлары буенча, катнашучылар кече бакча төзү буенча гамәли бирем үтәгәннәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студенты Нәзиф Фәсхетдинов 1 нче урынны алган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International