Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык һәм башка табигатьне саклау чаралары нәтиҗәләре турында» темасына брифинг булып узды. Анда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин катнашты.
Брифинг барышында Равил Кузюров Татарстанның урман фонды территориясендә санитар-экологик икеайлык һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе нәтиҗәләре турында сөйләде.
Министр искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы урманнары 1 млн. 267 мең гектарны били, урманнар белән каплану дәрәҗәсе 17,5% тәшкил итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, саклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы – 145 мең га. Саклаучы агачларны исәпкә алганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урманнар белән каплану дәрәҗәсе 19,6% тәшкил итә.
«Урманнарны саклау максатларында урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча системалы эш алып барыла. Агымдагы елның 1 апрелендә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында 74 рөхсәтсез калдык урнаштыру урыны ачыкланды, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Барлыгы 200 куб метрдан артык җитештерү һәм куллану калдыклары җыеп чыгарылды. Чүплекләрнең күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодольск кебек зур шәһәрләр белән чиктәш урман фонды участокларында ачыкланды».
Аның сүзләренчә, быел дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 статьясы буенча 40 беркетмә төзелгән.
17 апрельдә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды. Акция башланганнан бирле урман фондыннан 0,7 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 3 мең куб.м. корыган һәм ауган агачлар җыеп, черүгә өеп куелган. Моннан тыш, 350 мәгълүмат щиты, аншлаг, беседка ремонтланган, 13 чишмә төзекләндерелгән. Акциягә 15 меңнән артык кеше кушылган.
«Акциянең язгы этабы 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урманнарның санитар хәле урманнарда янгын куркынычына тәэсир итә. Урман янгыннарын кисәтү максатыннан, хәзерге вакытта республикада янгын куркынычына космик, авиация һәм җир өсте мониторингы дәвам итә», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.