2023 ел башыннан Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 483 мөрәҗәгать алынган

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 31 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 6сы – агачларны законсыз кисү, 6сы – янып китү очраклары, 15е – консультация хезмәтләре күрсәтү, 4се – башка мәсьәләләр буенча.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 75 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 377 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International