Лениногорск районының Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы яшьләр экология берләшмәләре арасында экологик социаль әһәмиятле проектларның II республика конкурсының финалына үткәннәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурсны Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.
Конкурс 2023 елның 6 маеннан 20 маена кадәр өч номинация буенча уздырыла: «Тирә-як мохитне саклау», «Хайваннарны саклау» һәм «Экологик мәгърифәт».
Конкурска тапшырылган проектларны яклау «Экодулкын» Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының VII Республика форумы кысаларында узган. «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгыннан Айсылу Хәйретдинова «Экоҗәй» проектын тәкъдим иткән. Әлеге проект кысаларында Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында экологик смена оештыру, Лениногорск урманчылыгы урман фонды һәм «Степной» заказнигы территориясе буенча экскурсияләр оештыру, шулай ук сак астында булган хайваннарны һәм кошларны өйрәнү планлаштырыла.
Киләчәктә «Яшь урманчылар» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләргә проектны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында якларга туры киләчәк.