Мәктәпкә җыенырга булыштылар

2013 елның 23 августы, җомга

ТР Әгерҗе муниципаль районында аз керемле гаиләләрдән булган беренче класс укучыларына мәктәп яраклары салынган портфельләр тапшырылды. Бу тантанада Әгерҗе район башлыгы В.Макаров һәм министрның беренче урынбасары Х.Мусин да катнашты. ТР Урман хуҗалыгы белгечләре һәм урманчылык хезмәткәрләре “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясендә катнашып, 30 мең сум акча һәм 10 комплект мәктәп яраклары җыйды. Аннан тыш, урманчылыкларда урман бистәләрендә яшәүче аз керемле гаиләләрдән булган балалар өчен укучы җыелмалары туплау оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International